Перейти к содержимому
МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» ГОРОДА ТЕТЮШИ

МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» ГОРОДА ТЕТЮШИ

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Устав
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Теләче җырчылары һәм спортчылары Чиләбе Сабан туенда катнашты

Теләче җырчылары һәм спортчылары Чиләбе Сабан туенда катнашты

admin 26.06.2017

(26 июня 2017) Чиләбе шәһәрендә яшәүче милләттәшләребезнең әлеге бәйрәм куанычын муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов җитәкчелегендәге делегация – бер төркем үзешчән артистлар, көрәшчеләр дә бүлеште.

25 ииюнь көнне Ураза гаетеннән соң шәһәрнең үзәгенә урнашкан Җиңү пакркында оештырылган Сабан туе бәйрәмендә чиләбелеләрне якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов, район мәдәният йорты каршында эшләп килүче, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Поташова җитәкчелегендәге “Сердәш” вокаль һәм “Дулкыннар” фольклор ансамбльләре, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Минһаҗев җитәкчелегендәге гармунчылар ансамбле, аерым җырчылардан республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Флүзә Галәвиева, Әлфия Поташова, җырчылар Илназ Хәнәфиев, Гөлүс Хәбибрахмановлар сәламләде. Кул эшләре остасы Гөлия Вохмина, чигүе сөлгеләр, кульяулыклар һәм башка төрле кул эшләреннән торган күргәзмә тәкъдим итте. Артистларыбызның чыгышы Чиләбе шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан бик җылы кабул ителде, алкышларга күмелде, алар сәхнәгә кат-кат чакыру алдылар.

g5165

Милли көрәштә исә Муса Галләмов 2017 нче елгы Чиләбе Сабан туеның баш батыры булып танылды. Илдар Гыйниятуллин үз үлчәү авырлыгында беренче, Рүзәл Гаязетдинов өченче урынга лаек булды, диелә район хәбәрендә.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Курсы повышения квалификации по народному пению пройдут в Казани
Далее: Тетюшский детский ансамбль стал Лауреатом III степени в республиканском фестивале

bn-artcoll

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57