(10 гыйнвар 2019) Тәтештәге 1 нче урта мәктәптә татарча Яңа ел үткәрелде. Бәйрәмчә бизәлгән якты залда балалар чыршы тирәли татар телендә җырлап, әйлән-бәйлән уйнадылар.
Алып баручылар балаларны Яңа елның могҗизаларга бай дөньясына чакырдылар, аларга Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел, Бүре, Куян, Тылсымчы да кушылды. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, тапкырлыкта ярыштылар, табышмаклар чиштеләр, күңел ачтылар ,”Әпипә” көенә тыпырдатып биеп тә алдылар.
Бәйрәмдә районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, оешма әгъзалары да катнашты. Рима Гомәр кызы балаларны бүләкләр белән дә сөендерде.
Татар телендәге мондый чаралар укучылар күңелендә туган телгә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә кызыксыну уятыр дигән өметтә калабыз.