Тәтеш районының Бакырчы мәктәбе укучылары «Татар малае» бәйгесендә катнашып, үзләренең сәләтле булуларын күрсәтү өчен бар көчләренә тырышканнар.
«Мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары Азат Садыйков белән Данис Рәхмәтуллин конкурста үзләренең иң сәләтле малай икәнлекләрен исбат иттеләр, – ди укучыларның остазы Алсу Максудова. – Алар һәр биремне төгәл һәм җитез итеп үтәргә тырыштылар, үзләрен шигьри юллар иҗат итеп таныштырдылар. Данис чарага тәмле коймаклар пешереп килде, ә Азат пластилиннан әкият геройлары, иске башмаклардан йомшак уенчыклар ясап алып килде».
Укытучылар әйтүенчә, Азат башкарган «Бии итек-читекләр» җыры, Данис белән Ралинаның татар биюе тамашачыларның күңеленә аеруча да хуш килгән, алар алкышлап һәм көч биреп торганнар.
Шулай итеп, бәйге нәтиҗәләре буенча, Азат Садыйков гран-при иясе булган, Данис «Иң сәләтле малай» номинациясендә җиңүче дип танылган.
«Сыйныфта алар иң яхшы укучылар булып торалар. Мәктәптә уздырыла торган чараларда, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә актив катнашалар һәм дипломнарга, грамоталарга лаек булалар, – ди мөгаллимә Алсу Мәннаф кызы. – Азат сыйныфның старостасы да әле. Ул класстагыларның уку буенча өлгерешен һәм тәртибен күзәтә. Азат белән Данисның киләчәктә дә мәктәп данын яклардай укучылар булачакларына ышанабыз».