Перейти к содержимому
МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» ГОРОДА ТЕТЮШИ

МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» ГОРОДА ТЕТЮШИ

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Устав
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Тәтеш мәктәбендә балалар әйлән-бәйлән уйнадылар

Тәтеш мәктәбендә балалар әйлән-бәйлән уйнадылар

admin 10.01.2019

(10 гыйнвар 2019) Тәтештәге 1 нче урта мәктәптә татарча Яңа ел үткәрелде. Бәйрәмчә бизәлгән якты залда балалар чыршы тирәли татар телендә җырлап, әйлән-бәйлән уйнадылар.

Алып баручылар балаларны Яңа елның могҗизаларга бай дөньясына чакырдылар, аларга Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел, Бүре, Куян, Тылсымчы да кушылды. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, тапкырлыкта ярыштылар, табышмаклар чиштеләр, күңел ачтылар ,”Әпипә” көенә тыпырдатып биеп тә алдылар.

Бәйрәмдә районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, оешма әгъзалары да катнашты. Рима Гомәр кызы балаларны бүләкләр белән дә сөендерде.

Татар телендәге мондый чаралар укучылар  күңелендә туган телгә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә кызыксыну уятыр дигән өметтә калабыз.

Тәтеш таңнары

Продолжить чтение

Назад: Тетюшане могут весело провести новогодние каникулы
Далее: «Рождественские колядки» организовали в с. Жуково Тетюшского района

bn-artcoll

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57